30 августта Зеленодольскта чираттагы экологик бәйрәм узачак

2020 елның 28 августы, җомга

2020 елның 30 августында Зеленодольск шәһәренең «Родина» мәдәният йорты янындагы паркта икенче экологик бәйрәм үткәрелә, аны Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә. Исегезгә төшерик, әлеге проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Чарада төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләячәк – бу лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар. Шулай ук дармарка да – яхшы әйберләр базары эшләячәк, анда кирәк булмаган әйберләрне калдырып, аларның кемгә дә булса файдасы тияргә мөмкин. Моннан тыш, бәйрәмдә катнашучылар макулатура һәм пластик тапшыра алачак, алар икенчел чималны кабул итүнең махсус пунктларына тапшырылачак, шулай ук хайваннар өчен приютлардан азык җыюда да катнашырга мөмкин булачак.

Экологик бәйрәмнәр – алар төрле яшьтәге аудиторияләр өчен исәпләнгән интерактив, белем бирү, күңел ачу мәйданчыклары программасы. Программаның төп темалары: әйләнә-тирә мохитне саклау, республиканың табигый мирасы, хайваннарны саклау, чүп-чарны аерым җыю һәм аны эшкәртү.

Экологик бәйрәмнәр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: https://budetchisto.tatar/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International