Кичә, 27 августта, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Көненә багышланган волейбол ярышлары узды. Турнирда ТР «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм участок урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Аксубай участок урманчылыгы командасы алды. 2 нче урында – Чабаксар участогы җыелма командасы, 3 нче урында – «Аксубай урманчылыгы» ДКУ.
Барлык җиңүчеләргә дә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Мондый турнирлар бездә ел саен үткәрелә. Без ярышларда катнашу команда рухын ныгыта һәм бу эштә ярдәм итә дип саныйбыз», – дип аңлатты «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин.