Министрлыкта Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген министрлыкта Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча беренче киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, «Лубян урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Фәрдус Хәбибрахманов, «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сергей Федоров һ.б. катнашты.

Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, 2021 елда Лубян урманчылыгы территориясендә урман корылышы буенча кыр һәм камераль эшләр башкарылачак. «Территориянең гомуми мәйданы 13 мең гектар тәшкил итә, эшләрне Рослесинфоргның Казан филиалы урманчылары башкарачак», – дип билгеләп үтте ул.

«Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов һәм аның урынбасары Газинур Камалетдинов урман корылышы буенча әзерлек эшләренең үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы буенча эшләр комплексын үтәү мәсьәләләре, урманнарны таксацияләүнең геодезия һәм техник нигезләре материалларына таләпләр һ.б. турында фикер алышты.

Исегезгә төшерик, урман корылышы – урманнардан рациональ файдалануга, продуктлылыкны арттыруга, яңадан җитештерүгә, саклауга һәм яклауга, урман хуҗалыгын алып бару культурасын күтәрүгә юнәлтелгән дәүләт чаралары системасын эшләүне тәэмин итә торган махсус урман хуҗалыгы эшчәнлеге төре. Урман корылышы эшләренең тулы циклы, кагыйдә буларак, 2 ел дәвам итә һәм өч − әзерлек, кыр, камераль чорлардан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International