«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге инженер-урман патологлары Зеленодольск урманчылыгының Әйшә участогында «Лесная поляна» ял базасы территориясендәге урман утыртмаларына урман патологиясе буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 101 данәдән торган, тирә-юньдәгеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы һәм җыештырылырга тиешле авария хәлендәге агачлар барлыгы ачыкланган.
«Киләчәктә бу урман участогында ял итү зонасын төзекләндерү планлаштырыла. Шуңа күрә тиешле инфраструктура гына түгел, ә сәламәт һәм куркынычсыз мохит булдыру да мөһим», – дип сөйләделәр «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә.