Узган атнада республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 366 патрульлек үткәргән

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Агымдагы елның 24-30 август көннәрендә дәүләт урман инспекторлары Татарстан урман фонды җирләренә 366 патрульлек үткәргән. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 3 очрагы ачыкланган.

2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 14 мең патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 550 артык беркетмә төзелгән. Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.

Моннан тыш, бу чорда урман фондына караган җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 1,4 мең данә кисәтү бирелгән. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International