ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч профсоюз оешмасы Урман хезмәткәрләре көненә багышланган «Урман – безнең байлыгыбыз» һәм «Урман – безнең төп мәнфәгать» конкурсларын үткәрә. «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән балалар рәсем конкурсында Министрлыктагы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге, профсоюз әгъзалары балалары катнаша ала.
Конкурска кәгазьдә эшләнгән эшләр (А3, А4 форматы), төрле техника һәм рәсем ясау чаралары (төсле карандашлар, буяулар, балавыз акбурлары һ.б.) ярдәмендә кабул ителә. Эшләрне Министрлыкның оештыру эшләре бүлегенә 2020 елның 15 сентябренә кадәр тапшырырга кирәк.
«Урман – безнең төп мәнфәгать» фотолар конкурсында Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурс эшләренең (фотоларның) темалары: «Газиз урманның гүзәллеге» (урманда фотолар), «Урманда күрешү» (урман хайваннары һәм кошлары белән фотолар), «Урман нигъмәтләре» (җиләк-җимеш һәм гөмбәләр белән фотолар), «Эш мизгелләре» (мәгълүмат аншлаглары фонында, квартал баганалары янында фотолар).
Конкурста катнашу өчен, агымдагы елның 15 сентябренә кадәр #деньлеса2020 хештегы белән Instagram социаль челтәрендә фотография урнаштырырга кирәк.