Республикада Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең 2020 елның 8 аендагы эшенә йомгак ясыйлар

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урманчылыгы» ДКУ утырышлары эшендә катнашты. Аларда 2020 елның 8 ае эчендә учреждениеләр эшчәнлегенә йомгак ясалды.

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмәдә төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган чорда урманчылык территориясендә 22 га мәйданда – урманнарны торгызу, 14,5 га – яклагыч урман утыртмалары булдыру, 80 гектарда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган. Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 100 км яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 200 км гамәлдәге булганнары каралган.

«Моннан тыш, ел башыннан бирле урманчылык территориясеннән 350 кубометрга якын каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды. Хәзер өстенлекле бурычлар арасында: урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү һәм стандарт утырту материалы үстерү. Бүгенге көндә 20 кг орлык җыеп алынды. Чәчүлекләр үстерү планы да үтәләчәк», – дип тәмамлады сүзен Илнур Кәшафиев.

Нәтиҗә ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шуның белән беррәттән, ул хезмәткәрләрне санитар-савыктыру чараларын һәм урманнарда тәрбияви кисүләр үткәрү эшен көчәйтергә чакырды.

«Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары җыелышында җитәкче-урманчы Наил Абдуллин, «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары җыелышында җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлев урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук очрашулар кысаларында киләсе чорга бурычлар да билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International