Лубян урман-техника көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Студентларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Салават Кыямов, көллият директоры Рим Фәхраҗиев һәм Лубян авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәлия Тежикова котлады.

Катнашучыларны сәламләп, Эльмира Шаһаева аларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм быел эшли башлаган яшь белгечләргә ярдәм чаралары белән таныштырды.

«Сезгә Лубян урман-техника көллияте – республикада гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә билгеле булган урта һөнәри белем бирү учреждениесендә белем алу мөмкинлеге бирелде. Биредә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, – диде Эльмира Шаһаева, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Без сезне Министрлык һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрендә күрүебезгә бик шат булыр идек. Сезне Белем көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».

«Быел без иң яхшы уку төркеменә күчмә кубок тапшыру традициясен кертәбез, – дип билгеләп үтте Рим Фәхраҗиев. – 2019-2020 уку елы нәтиҗәләре буенча аңа 43 нче Бакча-парк төркеме лаек булды. Сезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез».

Шулай ук чара кысаларында 2019-2020 уку елы өчен укуда, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә аеруча зур уңышларга ирешкән көллият студентлары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International