Чирмешән урманчылыгының участок урманчысы Николай Дорофеев Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын Белем көне белән котлады һәм бүләкләр тапшырды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 1 сентябрьдә, ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ Чишмә участогы урманчысы Николай Дорофеев Чирмешән районы Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты. Ул укучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф һәм укуларында уңышлар теләде.

«Белем юлы гел шома гына булмый, әмма сәяхәтнең кыйммәтлерәк һәм кызыклырак булуы да шуңа бәйле. Яңа уку елы сезгә күп шатлык, яңа идеяләр һәм җиңүләр, ачышлар һәм тәэсирләр алып килсен», – дип билгеләп үтте Николай Дорофеев.

Шулай ук чара кысаларында участок урманчысы укучыларга канцелярия кирәк-яракларын да тапшырды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 кешене берләштергән «Елочка» мәктәп урманчылыгы бар. Мәктәп урманчылыгының кураторы буларак, Николай Дорофеев даими рәвештә анда катнашучылар өчен төрле мастер-класслар, конкурслар, түгәрәк өстәлләр һәм экологик юнәлештәге башка чаралар үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International