Кичә, 2 сентябрьдә, Алабуга урманчылыгының Менделеев участогындагы кишәрлек урманчысы Әгъмәл Мөхәммәтҗанов һәм урманнарны торгызу инженеры Оксана Смирнова Менделеевск шәһәренең «Берендеево царство» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Очрашу кысаларында 2020-2021 уку елына эш планы турында фикер алышынды.
Укучылар «Урманны саклыйк», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Яшә, чыршы», «Кошлар ашханәсе» акцияләрендә катнашачак, Урман хезмәткәрләре көненә, Тыюлыклар һәм милли парклар көненә чаралар үткәрерләр дип көтелә.
«Урманчылык вәкилләре белән уртак эшчәнлегебезнең төп бурычлары – мәктәп укучыларында табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, шулай ук хезмәткә карата намуслы мөнәсәбәт формалаштыру һәм нәтиҗәләргә аңлы омтылыш стимуллаштыру», – дип билгеләп үтте мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Берендеево царство» берләшмәсе җитәкчесе Ирина Җиһаншина.