Бүген «Исләйтар урманчылыгы» ДКУ учреждениесендә 2020 елның 8 аендагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, ТР «Исләйтар урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хәлиуллин, «Исләйтар урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов, учреждениеләрнең хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән Алмаз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган чорда урманчылык территориясендә 15 га мәйданда урманнар торгызылган һәм 146 га мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган. Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 200 км яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 200 км озынлыгында гамәлдә булганнары каралган.
«Урман патологиясе буенча тикшерүләр бүгенге көндә 205 га мәйданда үткәрелде, 38 гектарда санитар-савыктыру чаралары гамәлгә ашырылды. Эшләр план нигезендә билгеләнгән вакытка башкарылып бетәчәк», – дип нәтиҗә ясады Алмаз Хәлиуллин.
Эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшенә уңай бәя бирде. «Шул ук вакытта, министр Равил Әфраимович йөкләмәсе буенча, урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү буенча контрольне көчәйтүегез турында сорыйм», – диде ул.
Киңәшмәдән соң Эльмира Шаһаева урман янгыннарын сүндерү станциясен һәм Исләйтар урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады.