Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ютазы муниципаль районы Ютазы авылында урнашкан «Нарат чишмәсе» чишмәсенә алып баручы күперне ремонтлаган.
«Нарат чишмәсе» нарат агачлары астыннан агып чыккан чыганак дигәнне аңлата. Монда су бик тәмле һәм йомшак, – дип сөйләде «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Рәлинә Гәрәева. – Агач материаллары Бөгелмә урман хуҗалыгыннан бирелде».