Эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты чараларында катнашты

2020 елның 4 сентябре, җомга

Бүген Хезмәт сараенда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының ревизия комиссиясе утырышы узды. Утырышта ревизия комиссиясе рәисе сайланды, ул Максим Кореев булды. Рәис урынбасары итеп Марина Филатова сайланды. Шулай ук утырышта катнашучылар 2020 ел ахырына кадәр комиссиянең эш планын раслады.

Әлеге чарадан соң Хезмәт сараенда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы президиумының II утырышы булды. Аның кысаларында һөнәри берлекнең XXXI хисап-сайлау конференциясендә катнашучылар тарафыннан әйтелгән тәнкыйди искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне үтәү буенча чаралар планы расланды, 2019-2020 уку елына һөнәр берлеге системасында нәтиҗәләр каралды һәм 2020-2021 уку елына кадрлар әзерләү планы кабул ителде, Һөнәри берлекнең яшьләр советы эше планы буенча тәкъдимнәр каралды. Ике утырышта да ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International