Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Аксубай муниципаль районына эш визиты белән барды.

Килеп җитү белән Равил Кузюров «Аксубай урманчылыгы» ДКУ административ бинасында барган ремонт эшләре белән танышты. Әлеге эшләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында башкарыла. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов, җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин һ.б. озатып йөрде.

Шуннан соң министр «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында 2020 елның 8 ае эчендәге эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар.

Эш сәфәре ахырында Равил Кузюров урман хуҗалыгының җитештерү участогын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International