Лубян урман-техника көллиятендә «Күп төрле урман ярышлары» дигән һөнәри кулланма бәйгеләр узды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

«Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри мәгариф учренждениесендә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы» белгечлеге буенча белем ала торган 3 нче курс студентлары арасында «Күп төрле урман ярышлары» дигән һөнәри-кулланма ярышлар узды. Ярышлар барышында анда катнашучылар урман законнары өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар белән эш итү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли биремне үтәде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Никита Павлов алды. Икенче урында – Георгий Захаров, өченчедә – Алексей Хижкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International