Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Анда ул капиталь ремонттан соң Арча шәһәрендә «Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасы»н ачуда катнашты. «Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау республика программасы Татарстан Республикасында 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 1 меңнән артык объект ремонтланды, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Чын күңелдән сезне әлеге искиткеч вакыйга белән котлыйм. Биредә балаларның сәләтен ачыклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган».
Шулай ук тәрбияләнүче балаларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны балалар бакчасы ачылу белән муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та котлады.
Шуннан соң Равил Кузюров базислы урман питомнигын карады һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу «Арча урманчылыгы» ДКУ территориясендә узды, анда урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2020 елның 8 аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Министр хезмәткәрләргә төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен уздыру белән бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.