Татарстанда 2020 елның 8 ае эчендә Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева эш визиты белән Тәтеш һәм Буа муниципаль районнарында булды. Максаты – «Буа урманчылыгы» ДКУ, «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ, «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышу.

Буа районында Эльмира Шаһаева 2020 елның 8 аенда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш нәтиҗәләре буенча фикер алышынган киңәшмәдә катнашты. Утырыш урманчылыкның административ бинасында узды. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, елгы янгын куркынычы янаган чор һәм башкалар турында сөйләде. «Көзге урман культуралары сезоны кысаларында безгә 18 га мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләрен башкарырга, киләсе ел культуралары өчен 45 га җир участокларын әзерләргә һәм 200 килограммнан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләргә кирәк булачак», – дип хәбәр итте Илнар Гатауллин.

Утырыштан соң эшләр идарәчесе Буа урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында утырту материалының сыйфатын бәяләде.

Тәтеш районында Эльмира Шаһаева шулай ук «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Агымдагы елның 8 аендагы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин сөйләде.

«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттыру бурычы куелды. Бу юнәлештә эшне көчәйтүегез турында сорыйм», – диде эшләр идарәчесе.

Моннан тыш, Эльмира Шаһаева Тәтеш урманчылыгының базислы урман питомнигын, урман хуҗалыгының җитештерү участогын һәм  административ бинасын карады.

Министрлыкның икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлеге башлыгы Азат Корбанов Бүген «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ, «Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ утырышларында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International