Лубян урман-техника көллияте студентлары «Экодобро» Бөтенроссия акциясенә кушылган

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Лубян урман-техника көллияте студентлары «Экоодобро» Бөтенроссия акциясенә кушылган. Чара кысаларында балалар Лубян урманчылыгының урман фонды территориясен чистарту чарасын оештырган. «Чиратта – Лубян авылындагы буа территориясе һәм Лебедев паркы», – дип билгеләп үтте 33 нче бакча-парк төркеме студенты Никита Капустин.

«Экодобро» Бөтенроссия акциясе Россиянең «яшел» югары уку йортлары ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Анда Россия югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларының аерым студентлары да, шулай ук тулы бер командалар да катнаша ала. Акциядә катнашу өчен  https://ecodobro2020.ru/ сайтында теркәлергә, чаралар планы төзергә, аларны уздырырга һәм  #экодобро2020 хештегы белән социаль челтәрләрдә уздырылган чаралар турында мәкаләләр бастырырга кирәк.

Мөмкин булган чаралар исемлеге, шулай ук аларны ничек оештырырга кирәклеге турында белешмәләр  https://ecodobro2020.ru/ сайтында урнаштырылган. Алар арасында – икенчел чимал җыю, буккроссинг оештыру һәм интернетта экологик темаларга гади мәкаләләр язу. Акциягә агымдагы елның 20 сентябренә кадәр кушылырга мөмкин. Нәтиҗәләр 10 октябрьдә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International