Kazan Digital Week мәйданчыгында киберкуркынычсызлык өлкәсендәге казанышлар турында сөйләшәчәкләр

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

21-24 сентябрь көннәрендә Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы узачак, ул онлайн-мәйданчыкта бөтен дөньядан ИТ-өлкәнең йөзләгән экспертларын җыячак.

Форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм нетворкинг-клуб узачак. Чарада катнашучылар, аерым алганда, «Яңа вакытның киберкуркынычсызлыгы» темасына фикер алышачак. Алар мәгълүматны яклауның техник чаралары һәм киберкуркынычсызлык сервисларын куллану практикасын караячак.

Kazan Digital Week форумындагы тагын бер вакыйга – ITS Forum-Kazan VI халыкара фәнни-гамәли конференциясе. Анда интеллектуаль транспорт системаларының һәм тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итүдә вәзгыяти үзәкләрнең роле каралачак.

Моннан тыш, IT-белгечләр банклар өчен финанс технологияләренең актуаль юнәлешләренә кагылачак һәм корпоратив бурычлар һәм стартаплар арасында тотрыклы бизнес-процессларны трансформацияләүгә юнәлдерелгән идеяләрне анализлаячак.

Форумда катнашу өчен  https://kazandigitalweek.com рәсми сайтында теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International