«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2020» Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2020» Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.

Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эшләүче мәктәп урманчылыклары арасында 4 номинация буенча үткәрелә:

– «Урманнарны торгызу»;

– «Урманны саклау һәм яклау»;

– «Мәгърифәтчелек эшчәнлеге»;

– «Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру».

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 5 октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында гаризалар һәм материалларны әлеге электрон адресларга җибәрергә кирәк: konkurs.rosleshoz@gmail.com һәм les.obr@mail.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат: http://rosleshoz.gov.ru/activity/education/best_school_forestry?1b5ba7eef7d983dff6e362b44a29233d/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International