Татарстанда көзге урман культуралары сезоны дәвам итә

2020 елның 11 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны дәвам итә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары хезмәткәрләре 2021 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләрен алып бара. Министрлык белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 11 сентябренә мондый чаралар 1,1 мең га мәйданда башкарылган.

Эш күләме буенча лидерлар арасында – Буа, Мамадыш һәм Арча урман хуҗалыклары хезмәткәрләре. Республикада барлыгы 1,4 мең га мәйданда урман культуралары өчен туфрак участокларын әзерләргә кирәк булачак.

Шуның белән беррәттән, Татарстанда төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү һәм урман культураларын тулыландыру буенча эшләр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International