«ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

«ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

«ЭКОлидер» республика конкурсының максаты – әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук табигать саклау эшчәнлеген хуплау. Гадәттәгечә оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Конкурска материаллар 2020 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/2020-4603649.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International