ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре урман патологиясе буенча дәүләт мониторингын гамәлгә ашыра

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча эшләр башкару дәвам итә. Хәзерге вакытта тикшерүләр республиканың Кама һәм Азнакай урманчылыклары территориясендә үткәрелә.

Урман патологиясе буенча дәүләт мониторингы кысаларында даими күзәтүнең 43 пунктында урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына даими күзәтү ясала, 154,6 га мәйданда зарарлы организм популяцияләре һәм 510,1 га мәйданда урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышы тикшереләчәк. Начар һава шартлары нәтиҗәсендә зыян күргән урман утыртмаларына махсус игътибар  биреләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2021 елда санитар-савыктыру чараларын үтәү буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International