Татарстанның Кукмара муниципаль районында Лубян урман-техника көллияте студентлары арасында Спартакиада старт алды

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техника көллияте студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада башланды. Әйтик, 11-16 сентябрь көннәрендә 1, 2, 3 һәм 4 нче курс командалары арасында футбол ярышлары узган.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 3 нче курс җыелма командасы яулаган. Икенче урында – 2 нче курс командасы, өченчедә – 4 нче курс командасы.

Спартакиада кысаларында 2020-2021 уку елы дәвамында җиңел атлетика, баскетбол, волейбол, теннис, чаңгы ярышлары һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International