Бүген Министрлыкта Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Мин Министрлыкта шундый нәтиҗәле команда барлыкка килүгә чын күңелдән шат, – дип билгеләп үтте министр. – Бу ведомство карамагындагы учреждениеләргә дә кагыла. Безнең тармакта югары квалификацияле белгечләр эшли, алар үз эшләрен чын күңелдән ярата».
«Бу ел гади генә булмады, әмма без билгеләнгән бурычларны уңышлы үтәдек. Әлбәттә, безнең эш, беренче чиратта, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән, чөнки урманнар республиканың экологик иминлегенең нигезе булып тора. Алга таба да шулай булсын, – дип өстәде Равил Кузюров. – Барыгызны да чын күңелдән Уурман хезмәткәрләре көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм билгеләнгән барлык максатларга ирешүегезне телим».
Ольга Калашникова Министрлыкка нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. «Һичшиксез, сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, без республикада урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендә күп эш башкарылуын күрәбез. Һәм бу бөтен команданың эше. Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барлык теләкләрнең чынга ашуын телим».
Чара ахырында Министрлык аппараты хезмәткәрләре бүләкләнде.