Тәтеш шәһәренең Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чара узган. Аның кысаларында «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре өчен концерт программасы тәкъдим иткән.
Бәйрәмдә шулай ук урманнан файдалану буенча инженер Алексей Юдин да чыгыш ясаган. Ул укучыларга Тәтеш урманчылыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре, урман хуҗалыгы һөнәрләре, тармакның яшь белгечләренә ярдәм чаралары һәм Лубян урман-техника көллиятендә белем алу шартлары турында сөйләгән.
Чара ахырында укучылар махсус форма алган.