Зәй урман хуҗалыгы хезмәткәрләре имән чикләвеге җыюга керешкән

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

«Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре имән чикләвеге җыюга керешкән. «Хәзерге вакытта Зәй урманчылыгының Өргәнчә кишәрлегенең 99 нчы кварталында эшләр башкарыла, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры урынбасары Алмаз Вәлиев. – Уңышлылык баллы II (аз уңдырышлылык) тәшкил итә, бүгенге көндә 80 кг имән чикләвеге җыелды».

«Шулай ук каен, юкә һәм корычагач орлыкларын әзерләү эшен дә төгәллибез. Быел барлыгы 220 кг яфраклы һәм ылыслы токым орлыгы җыеп аласы бар», – дип өстәде Алмаз Вәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International