Равил Кузюров Мөслим муниципаль районы советы утырышында катнашты

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген Мөслим авылында З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим муниципаль районы советы утырышы булып узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Равил Кузюров һ.б. катнашты.

Утырыш барышында сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре каралды, муниципаль район башлыгы һәм аның урынбасары сайланды. Район башлыгы итеп бертавыштан Рамил Муллин, аның урынбасары итеп Азат Әхмәтҗанов сайланды.

Шулай ук чара кысаларында Мөслим муниципаль районының 2020 елның 8 аенда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International