«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре берникадәр көзге урман-культура сезоны эшләрен төгәлләгән. «План нигезендә, без киләсе ел культуралары өчен 27 гектар мәйданда туфрак участоклары әзерләдек, 100 гектарда урман культуралары өстәп утыртылды һәм 165 кг яфраклы һәм ылыслы токым орлыгы әзерләдек», – дип сөйләде «Аксубай урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин.
«Быел без орлык әзерләү планын арттырып үтәргә телибез, шуңа күрә бу эшләр дәвам итәчәк, – дип өстәде Марсель Моратшин. – Хәзерге вакытта базислы урман питомнигында утырту материалына инвентаризация үткәрәбез һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртуга әзерләнәбез.