Болгар урманчылыгы һәм Болгар урман хуҗалыгы белгечләре нефть түгелүгә бәйле гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча команда-штаб өйрәнүләрендә катнашты

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

«Болгар урманчылыгы» ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре нефть һәм нефть продуктлары түгелүгә бәйле гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча команда-штаб өйрәнүләрендә катнашты.

Сценарий буенча, өйрәнүләр барышында түбәндәге хәл барлыкка килә: «Нефтебаза» ҖЧҖ территориясендә нефть ягулыгы түгелә, нәтиҗәдә ул урман фонды территориясенә эләгә һәм янып китә. Зыянны билгеләү өчен әлеге урынга дәүләт урман инспекторлары, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе вәкилләре һәм янгынны сүндерү өчен «Болгар урман хуҗалыгы» ДБУ II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе хезмәткәрләре килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International