Рөстәм Миңнеханов Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко белән очрашты

2020 елның 25 сентябре, җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Очрашуда катнашучылар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту, урман тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Сергей Аноприенкога Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International