Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышларында катнашты

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы башланып китте. Аның кысаларында «Казан шәһәре үзәк стадионы» МАУ базасында җиңел атлетика ярышлары узды.

Ярышларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты, аның составында Риназ Мөхәммәтҗанов, Инсаф Ихсанов, Илназ Хөсәенов, Алена Мартьянова һәм Екатерина Румшевич бар иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, мини-футбол, йөзү һәм шахмат буенча ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International