Татарстан Республикасында аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннарны тукландыру акциясе үткәрелә

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннарны тукландыру акциясе үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.

Узган атна ахырында акциягә ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре дә кушылган, алар комитет вәкилләре һәм «Тәтеш дәүләт гражданнар яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары белән берлектә Тәтеш участогындагы 87 нче квартал территориясендә кыргый хайваннар өчен җимлек урнаштырган.

«Тоз, салам, ашлык һәм башка азык кыргый хайваннарны салкын чорда ашатырга мөмкинлек бирәчәк, аларның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттырачак һәм контрольсез миграцияләү зарурлыгын бетереп, хайваннар саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына кичерә алачак», – дип сөйләделәр ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International