Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре санкцияләнмәгән чүплекне бетергән

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлегендәге 103 нче квартал территориясендә санкцияләнмәгән чүплекне бетергән. Алар көче белән барлыгы 3 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Кызганыч, урманда санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килү урман законнары бозылуның иң киң таралган очракларының берсе булып тора. Без ел дәвамында шундый очракларга каршы көрәш алып барабыз. Мисал өчен, быел Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән 300 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды», – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International