Татарстан Республикасының «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге башлыгы Фәрит Мәкъсумов Чирмешән районындагы Чирмешән лицеенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес уздырганнар.
Дәрес барышында Алмаз Мотыйгуллин укучыларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.
Моннан тыш, укучылар көзге яфраклардан композицияләр җыйган һәм кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыруда катнашкан.