Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы бүлекчәсе активистлары белән берлектә, Ютазы авылы территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча эшләр үткәргән.
«Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста, дип юкка гына әйтмиләр, – ди «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Азалия Сафиуллина. – Без барыбызны да шәһәр һәм торак пунктларда тәртип сакларга чакырабыз, чөнки аларның чисталыгы күбесенчә бездән генә тора».