Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Урманнарны яклау үзәге эшчәнлеге белән танышты

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге эшчәнлеге белән танышты. Министр кабинетларны, лабораторияләрне карап чыкты һәм учреждение коллективы белән аралашты. Карау барышында филиал директоры Надежда Кузякина аңлатмалар бирде.

Аерым алганда, Надежда Кузякина хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәгендә 30 кеше хезмәт куя, дип сөйләде. Ул дәүләт урман патологиясенә мониторинг үткәрү, урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингын үткәрү, урман үсемлекләре орлыкларын бәяләү үзенчәлекләренә җентекләп тукталды.

Шулай ук очрашу кысаларында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында урманнарны торгызу фондын формалаштыру мәсьәләләре һәм 2020-2021 елларга уртак эшнең башка юнәлешләре турында да фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International