Татарстанның Азнакай районында «Маняуз үзәне» һәм Лениногорск районында «Покш Пандо» урыннары төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре статусына ия булдылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйган.
Яңа статус нәтиҗәсендә әлеге объектлар зонасында табигый ландшафтлар, биологик төрлелек, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк объектлары сакланачак.
Һәйкәлләрнең чикләре мәгълүмат һәм схемалы махсус билгеләр белән билгеләнәчәк.