ТР Лаеш муниципаль районының Усад гимназиясе территориясендә «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Чарада «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм «Усадский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар көче белән барлыгы 30 данә чыршы, миләш, өрәңге һәм башка агач үсентеләре утыртылды.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе 2020 елның 26 августында башланды. Аның максаты – 40 млн. агач утырту. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә.
Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. данәдән артык үсенте утыртылган.