Бүген Биектау авылындагы «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясе базасында Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман культуралары техникасы алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
«Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән без техника паркын үз вакытында яңарта һәм дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык эшләрне сыйфатлы итеп башкара алабыз, – дип билгеләп үтте республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Аерым алганда, быел республикада 4785 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды һәм «Урманнарны саклау» төбәк проектының «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» дигән максатчан индикаторына ирешелде (179%)».
«Газиз республикабыз хакына фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телим», – дип өстәде министр.
Бүген Министрлык карамагындагы учреждениеләргә барлыгы 22 берәмлек урман-культура техникасы тапшырылды, алар «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча сатып алынган. Бу – 5 берәмлек АЛП-1 агач утырту агрегаты, 8 берәмлек КЛБ-1,7 буразна культиваторы, 3 берәмлек СЛК-5 чәчү агрегаты, 3 берәмлек КМС-4У юлара культиваторлары һәм 3 берәмлек КНС-2,5 тоташ эшкәртә торган культиватор. Яңа техниканы республиканың Аксубай, Әлки, Арча, Биләр, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кәләй, Кызыл Йолдыз, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Шәһәр яны урман хуҗалыклары алды.