Лубян урман-техника көллиятендә Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан Лубян урман-техника көллияте студентлары беренче курс студентлары өчен «Урман көче», «Урман һәм климат» һәм «Урманомания» темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрде. Үткәрелгән лекцияләр ярдәмендә беренче курс студентлары төрле хәлләрне модельләштерергә, урманны һәм уңайлы климатны саклау буенча чишелешләр табарга һәм нигезләргә, гади көндәлек гамәлләр ярдәмендә әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметергә өйрәнделәр.

«Моннан тыш, кичә без педагогларны көллият фойесында каршы алдык, видеоотлаулар яздык һәм Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган плакатлар әзерләдек, – дип сөйләде студентлар советы рәисе, 43 нче бакча-парк төркеме студенты Татьяна Антропова. – Барлык студентлар исеменнән укытучыларыбызга фидакарь хезмәтләре, ихласлыклары, игелекләре һәм сизгерлекләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без Лубян урман-техника көллиятендә белем алуыбыз белән бәхетле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International