Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында яклагыч урман утыртмаларын ачыклау һәм тәрбияләп тоту мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасында булган яклагыч урман утыртмаларын ачыклау, җирне дистанцион зондлау технологияләре ярдәмендә мәгълүматларны чагыштыру, мондый үсентеләрне карап тоту, чараларны финанслау һ.б. мәсьәләләр каралды.
Фикер алышуда Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Гыйльманов, урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Тимур Хәбибуллин һәм «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров катнашты.