Бүген Мөслим авылында З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Мәгариф учреждениеләре укытучыларын һәм педагогик хезмәт ветераннарын ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин һәм «Мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе Рафаэль Демидов котлады.
«Укытучы – ул һөнәр генә түгел, ә күңел сәләте дә. Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез укучыларга белем бирәсез, әйләнә-тирә дөнья турында күзалларга ярдәм итәсез, аларның һәркайсына күңел җылысы өләшәсез. Сез балаларга үзләрен танып белергә һәм үз көчләренә ышанырга, мөстәкыйль фикерләп, карарлар кабул итәргә, ә иң мөһиме игелекле булырга өйрәтәсез, – диде Рәис Гомәров. – Министр Равил Әфраим улы исеменнән сезне үзенчәлекле бәйрәм – Бөтендөнья укытучылар көне белән тәбрик итәм. Сез башкарган бәһасез, фидакарь хезмәт өчен, Сездә булган игелек һәм сизгерлек, зирәклек өчен, профессионализм рәхмәт белдерәм. Гомеренең иң яхшы елларын мәгариф системасына багышлаган һәм лаеклы ялда булган кешеләргә тирән ихтирам хисләрен юллыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим».
Чара ахырында мәгариф өлкәсенең алдынгы хезмәткәрләрен һәм педагогик хезмәт ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. Алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.