«Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

«Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы президиумының Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү комиссиясе оештыра.

«Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» конкурсы 1 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр өч этапта үткәрелә:

- беренче этап (муниципаль): 1 сентябрь – 1 ноябрь – районнарда материаллар җыю һәм конкурсның республика этабы өчен конкурс эшләрен сайлап алу;

- икенче этап (республика): 1 ноябрь – 1 декабрь – иң яхшы эшләрне республика конкурс комиссиясенә җибәрү;

- өченче этап (йомгаклау): 1 декабрь – 20 декабрь – җиңүчеләрне билгеләү, конкурска йомгак ясау.

Конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары алты номинациядә катнаша ала:

– «Татарстанның яшел йөрәге» («Урманнарны саклау» төбәк проекты) – урманнарны торгызу мәйданын арттыру;

– «Су – яшәү чыганагы» («Чиста су» төбәк проекты) – халык өчен эчә торган суның сыйфатын күтәрү;

– «Бөек анакай – Идел» («Иделне савыктыру» төбәк проекты) – Идел елгасының экологик торышын яхшырту;

– «Без - чиста Татарстан өчен» («Чиста ил» төбәк проекты) – санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм җыелган экологик зыянның аеруча куркыныч объектларын, шул исәптән әйләнә-тирәлеккә салынган зыянның тискәре йогынтысын раслаган рекультивация объектларын, җир кишәрлекләрен бетерү;

– «Эко-утильләштерү» («Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» төбәк проекты) – җитештерү һәм куллану калдыклары белән нәтиҗәле эш итү;

– «Чиста ярлар» («Уникаль су объектларын саклау» төбәк проекты) – җитештерү һәм куллану калдыклары белән нәтиҗәле эш итү, су объектларын торгызу һәм экологик тернәкләндерү, елга юлларын чистарту, шулай ук ярларны һәм күлләрнең һәм елгаларның яр буе акваториясен чүп-чардан арындыру хисабына уникаль су объектларын саклау.

Конкурска рәсемнәр һәм практик юнәлешле проектлар кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International