Татарстан халкы республика экопроектларына ярдәм итә ала

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар туризм-рекреация кластерлары оештыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалында ике республика проектына – «Татарстан көзгеләре» һәм «Диңгез – море Татарстана» кластерларына ярдәм итә ала. 

Финалга узган ун инициатива өчен халык тарафыннан тавыш бирү 30 сентябрьдә башланып киткән. Ул 9 октябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Халык тарафыннан тавыш бирү һәм бөтен конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк. 

Татарстан Республикасы проектларын конкурс сайтының «География» бүлегендә хупларга мөмкин – https://priroda.life/geography/ Почта яки социаль челтәрләрдәге аккаунт аша авторлашу кирәк.

Узган юлы татарстанлылар тавышы нәтиҗәсендә республика проектлары топка эләгү өстенә һичшиксез беренче урынны да яулаган. Алар барысы бергә 74 мең тавыш җыйган.

Биектау районындагы «Татарстан көзгеләре» кластерына кристал чиста өч сулыгы булган «Зәңгәр күлләр» заказнигы, Семиозерка урманы һәм Казансу елгасы керәчәк. Ә Кама Тамагындагы «Диңгез – море Татарстана» кластеры Юрьев мәгарәләрен һәм Лобач тавын берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International