ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Питрәч районы Кощаково урта мәктәбе укучылары өчен агач утырту буенча мастер-класс үткәргән. Белгечләр укучыларга республикада үсә торган урман турында, агачлар һәм куаклар, үсентеләр һәм үсемлекләр утырту ысуллары һәм кагыйдәләре турында сөйләгән.
Мастер-класс барышында мәктәп территориясендә чыршы үсентеләре утыртылган.
«Агымдагы бурычлар белән беррәттән, без яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә дә аерым игътибар бирәбез, чөнки балаларга табигатьнең кыйммәтен, кеше тормышында аның ролен аңларга ярдәм итү бик мөһим дип саныйбыз», – дип сөйләде «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев.