Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын җыеп бетергән

2020 елның 9 октябре, җомга

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары җыю эшләрен төгәлләгән. «Дәүләт биреме буенча 540 кг орлык әзерләргә кирәк иде. Без планны арттырып үтәдек һәм 1050 кг орлык җыйдык, шулардан имән – 1000 кг, каен – 5 кг, ылыслы токымнар – 45 кг», – дип сөйләде «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу инженеры Иван Большаков.

«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре тарафыннан 400 кг орлык тикшерде инде, беренче класс сыйфаты бирелде. Калган өлеше тикшерүдә», – дип өстәде Иван Большаков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International