Бүген Татарстан Республикасында масштаблы спорт бәйрәме – «Милләтләр кроссы – 2020» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы – 2020» республика массакүләм ярышлары узды. Казанда узышлар «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә узды. Ярышларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Наталья Тюкаева, Лилия Мортазина, Фәнил Әхмәдуллин, Раил Садыйков, Илназ Хөсәенов, Риназ Мөхәммәтҗанов һәм Рөстәм Мөхәммәтшин катнашты.
Бәйрәм программасында 1, 2 һәм 3 км дистанцияләргә йөгерү каралган иде. Шулай ук Казан шәһәренең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы да оештырылды.
«Милләтләр кроссы» бөтенроссия йөгерү көне – катнашучылар саны буенча да, географик колачы буенча да Россия Федерациясе территориясендә иң массакүләм һәм масштаблы спорт чарасы. Ул 2004 елдан бирле ел саен үткәрелә. Чараның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм россиялеләрне физик культура һәм спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.