Агымдагы елның 10-11 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары узды. Ярышлар Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шашка, шахмат буенча спорт мәктәбе базасында узды.
Ярышларда Андрей Атаманов, Дамир Төхвәтуллин, Венера Шәрипова һәм Әлмирә Нуртдинова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, мини-футбол, йөзү һ.б. буенча да ярышлар узачак.