Татарстан Республикасында «Лесовоз» оператив-профилактика чарасы үткәрелә. Аның максаты – республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау.
Шулай итеп, агымдагы елның 5 октябреннән 11 октябренә кадәр дәүләт урман инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 26 рейд үткәргән, агач төягән 44 машина тикшерелгән, хокук бозу очраклары ачыкланмаган. «Лесовоз» операциясе 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.